,
search took 0.003 sec. Search results
- Хәзер галәмдәге кече планеталарның берсе татар классик шагыйре Хәсән Туфан исеме белән атала һәм шул хакта халыкара теркәлү узган документ гамәлдә, дип игълан итте З. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Бу, чыннан да, шулай, дип, танылган астрофизик – тр фа академигы, Халыкара астрономия берлеге әгъзасы, Казан федераль (Идел буе) университеты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы, професор Наил сәхибуллин шуның буенча аңлатма бирде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Планета, астероид, кратер кебек объектларга исем-атама бирү белән астрономия комиссиясе шөгыльләнә, аның исә үз таләпләре бар, мәсәлән, атама бер сүздән торырга, ләкин 13 билге-символдан артмаска тиеш. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Гадәттә, андый объектларга мәдәният-сәнгать, фән эшлеклеләре исемнәре кушыла, ә инде хәрбиләр, сәясәтчеләр исеме күп дистә еллар үткәч кенә бирелергә мөмкин. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Россия Фәннәр академиясе, быел 26 июльдә экспериментка нигезләнеп, Халыкара астрономия берлегенең Кояш системасына кергән кече планеталар теркәү буенча комитеты тарафыннан, кече планетаның “Кече планеталар халыкара каталогы” на 48 - 631 нче номер белән теркәлгәнлеген һәм Хәсән Туфан исеме белән алуын шәһадәт итә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- диаметры барлыгы 3 чакрым тәшкил иткән Хәсән Туфан кече планетасыннан Кояшка кадәр ара – 390 млн. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Галим Наил сәхибуллин рфа вице-президенты алферов һәм шушы академиянең Гамәли астрономия институты директоры филькенштейн имзалаган әлеге шәһадәтнамәне министр зилә вәлиевага тапшырды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Туфанның кичәгә килгән туганнарына дип, астрофизик-галим 2 коллаж бүләк итте: берсендә Хәсән Туфан кече планетасы сурәте төшерелгән булса, икенчесендә әлеге күк җисеменең җиргә карата бүгенге торышы чагылдырылган иде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- “Планетаның Шагыйрь исеме белән йөртелүе бер дә очраклы түгел, шул ук вакытта иҗатының соңгы елларында ул шигырьләрендә планеталарга мөрәҗәгать иткән, астрономиягә игътибар биргән”, - дип искәртә Н. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Татарстан сәнгать осталары кичәне Хәсән Туфан кичергән фаҗигале мәхәббәт, тоткынлык гарьлеге, сагыну-сагыш, халкы һәм туган теле белән горурлану һәм аның өчен борчылу кебек хисләр ташкынын чагылдырырга тырышты, галимнәр һәм әдипләр исә фикерен әйтеп калырга ашыкты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/